ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе: “Татарстанда барлык сайлау участоклары да ачылды”

“Сайлауларга килүчеләр саны буенча беренче нәтиҗәләр якынча сәгать 11дә булыр дип өметләнәбез”, - диде А.Фомин.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Татарстнада 2847 сайлау участогы ачылды. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин белдерде.
Аның сүзләренчә, республиканың авыл районнарында актив тавыш бирәләр. “Сайлауларга килүчеләр саны буенча беренче нәтиҗәләр якынча сәгать 11дә булыр дип өметләнәбез. Муниципаль сайлауларга килүчеләр саны республика һәм федераль сайлаулардагы кебек югары булмавын билгеләп үтәргә кирәк. Сайлаучылар саны 2005 ел күрсәткеченнән ким булыр дип уйламыйм”, - диде А.Фомин. Ул 2005 елда ТРда сайлауларга килүчеләр саны 60 проценттан артык тәшкил иткән иде дип искәртте. “Сайлаучылар активлыгы якынча шул кадәр булыр дип көтәбез”, - дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.