Алабугада сайлаучыларның 10 проценты тавыш бирде, Алабуга районында – 22 процент

Төрле сәбәпләр белән тавыш бирү учасокларына килә алмаган кешеләр янына участок комиссиясе әгъзалары үзләре бара

(Алабуга, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Бүген Алабугада сәгать 7дә 37 сайлау участогы ачылды, алар мәктәп, вуз, мәдәният учреждениеләрендә урнашкан. Биредә музыка яңгырый, сәүдә бар, бәйрәм атмосферасы сизелә.
Алабугалылар иртәдән үк участокларга килә башлады. Тавыш бирү бер мандатлы округлар буенча уза. Алабуга муниципаль берәмлек советында 20 урынга 66 кандидат дәгъвә итә.
Төрле сәбәпләр белән тавыш бирү учасокларына килә алмаган кешеләр янына участок комиссиясе әгъзалары үзләре бара. Моның өчен участок комиссиясе телефоннары буенча заявка бирергә кирәк.
Алабуга шәһәре территориаль комиссиясендә сәгать 10га булган мәгълүматлар буенча участокларга 5,5 мең алабугалы килгән.
Алабуга районы авылларында 23 участок качылды. Биредә тавыш бирү активрак бара. Алабуга районы территориаль комиссиясенең сәгать 10га булган мәгълүматлары буенча сайлауга килүчеләр 22,9 процент тәшкил иткән. Район берәмлекләре советларында 111 депутат урынына 119 кандидат дәгъвә итә.