10 сәгатьтә ТРда сайлауларда катнашучылар саны 13,125 процент тәшкил иткән

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә беренче мәгълүмат килде

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). 10 сәгатьтә ТРда сайлауларда катнашучылар саны 13,125 процент тәшкил иткән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә беренче мәгълүмат килде.
Шулай итеп, сәгать 10га булган мәгълүматлар буенча Казанда сайлаучыларның 5,67 проценты тавыш биргән, Чаллыда – 11,52 процент, Түбән Камада – 7,75 процент, Әлмәттә – 18,43 процент.
Әлегә сайлауларда катнашу буенча иң актив район – Югары Ослан. Биредә сайлауда катнашу 71,60 процент тәшкил иткән. Шулай ук ТРның Чирмешән, Әтнә, Апас районнары сайлаучылары актив, аларда 40 проценттан артык сайлаучы катнашкан.
Үзәк сайлау комиссиясе графигы буенча сайлауда катнашучылар саны буенча мәгълүмат җыю 13 сәгатькә планлаштырылган.