Мөхәммәтшин: Парламентның яңаруы депутатларның активлыгында уңай чагылыш табачак

ТР Дәүләт Советы Рәисе республика парламентының яңаруын «уңай күренеш» дип атады.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Парламентның яңаруы яңа чакырылыш депутатлар корпусының активлыгында уңай чагылыш табачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген матбугат конференциясе вакытында шулай дип белдерде.«Очрашулар вакытында без халыкның парламентны яңартырга, анда яшь һәм актив кешеләр күрергә теләвен тойдык. Партия исемлегендә гамәлдәге состав 50 процентка диярлек яңарды, - диде Дәүләт Советы Рәисе. - Бу яңа чакырылыш депутатлар корпусының активлыгында уңай чагылыш табачак. Мин бу күренешне уңай дип саныйм».Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, яңа чакырылыш республика парламентында «яңа йөзләр кирәк, шул ук вакытта, булган традицияләр дә сакланырга тиеш. «Традицияләр дигәндә, бай тормыш тәҗрибәсенә һәм парламент эшчәнлегендә һөнәри күнекмәләргә ия депутатлар хакында сүз бара», - дип искәртте ул. Татарстанда 8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Соңгы мәгълүматларга караганда, «Бердәм Россия» сайлаучыларның – 72,4, КПРФ – 10,7, «Гадел Россия» - 3,96, ЛДПР – 3,79, «Россия коммунистлары» партиясе 3,65 процент тавышын җыйды.