Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»гә ышаныч зур дигән нәтиҗә чыгардык

Татарстанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» сәяси партиясенә ышаныч зур. Бу хакта шулай ук халык мөрәҗәгатьләре дә дәлилли. Бүген әлеге фикерне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә әйтте.«Бердәм Россия»гә ышаныч зур дигән нәтиҗә чыгардык. Кешеләр шуның өчен мөрәҗәгать итә. Әлеге ышанычны без алга таба эш белән акларга тиешбез. Без «Бердәм Россия» ни белән чыккан булса, шуны тайпылышсыз максималь рәвештә тормышка ашырырга тиеш. Без куйган максатлар һәм бурычлар халыкның күпчелеге тарафыннан хупланды», – диде парламент башлыгы.Фәрит Мөхәммәтшин VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән, диде.«Бу халыкның гражданлык активлыгының яхшы күрсәткече. Бу ышанычка кыю таянып, яңа чакырылыш парламенты карарлар кабул итә ала. Партия үз эшчәнлегенә керткән яңалыклар үзен аклады. Сайлау кампаниясе башында партия безнең сайлаучыларга карата ачык һәм аларга якын булуны җиткерде. Без бу бурычны да үтәдек», – дип өстәде ул.Якшәмбе көнне, 8 сентябрьдә, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды.