Ольга Павлова Россия спорт җәмәгатьчелеген Физкультурачылар көне белән котлады

Парламентарий Алексей Власенко, Владимир Сальников һәм Татьяна Покровскаяга котлаулар юллады.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, республиканың Синхрон йөзү федерациясенең Попечительләр советы башлыгы Ольга Павлова Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт җәмәгатьчелеген Физкультурачылар көне белән котлады. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә.Павлова Россия синхрон йөзү федерациясе, Бөтенроссия суга сикерү федерациясе һәм Россия Су полосы федерациясе президенты Алексей Власенкога, шулай ук Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальниковка котлау телеграммалары юллады.«Бүген бөтен Россия Физкультурачылар көнен – рух, матурлык һәм гармония көчен билгеләп үтә», – диде депутат. «Спортның су төрләрендә спортчылар яулаган һәр медальдә сезнең дә өлешегез бар», - дип өстәде ул.Моннан тыш, Павлова Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Татьяна Покровскаяны бәйрәм белән котлады. «Бүген Россиядә спорт белән шөгыльләнү дәрәҗәле һәм популяр. Уйлап чыгарылган суперменнар түгел, ә Ватаныбызның чын спорт геройлары безнең яшьләр өчен үрнәк булып тора», – диде ул. Моннан тыш, ул белгечнең казанышларына да игътибар итте: «Сез фидакяр хезмәтегез, якты җиңүләрегез һәм Ватанга мәхәббәт белән Россияне көчле һәм җиңелмәс итә торган кешеләр».«Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Физкультурачылар көне уңаеннан Казан Кремлендә республика спортчыларына һәм тренерларына бүләкләр тапшырды.