news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституциягә үзгәрешләр кертү Татарстанның 300 законын яңадан карауны таләп итәчәк

ТР Дәүләт Советы депутатларына республика Хөкүмәтенең уннарча мең норматив актын анализларга туры киләчәк.

Конституциягә үзгәрешләр кертү Татарстанның 300 законын яңадан карауны таләп итәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү Татарстанның якынча 300 законын яңадан карауны таләп итә. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Казан җирле бүлекчәсенең XXXIII конференциясендә сөйләде.

«Йөздән артык федераль закон төгәлләштереләчәк, ә безгә өч йөзләп республика законын анализларга туры киләчәк. Моңа ТР Хөкүмәте һәм муниципаль хакимият органнарының дистәләрчә мең норматив документын өстәргә кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Законнарны яңадан карау эшен вакыт буенча чикләүләр аркасында синхрон рәвештә башкару планлаштырыла.

«РФ Дәүләт Думасының үзендә җитди эш көтелә. Башта алар кирәкле үзгәрешләр тәкъдим итәчәк, субъект закон чыгаручылары аларны караячак, ә шуннан соң карарлар кабул итәчәк һәм РФ субъектлары конституцияләрендә һәм уставларында аерым моментларны үзгәртәчәк, ачыклаячак яисә өстәячәк», - дип аңлатты Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уртак карарлар эшләү өчен хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара комитетка Чаллы һәм Казан хокук идарәләре җитәкчеләрен өстәргә кушты, өстәмә комиссия төзү бурычын куймады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100