Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе күп функцияле үзәк белгечләрен укытты

8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда республика халкы, яшәү урыны кайда булуга карамастан, тавыш бирә алачак.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 8 сентябрьдә Дәүләт Советына сайлауларда кайда булулары буенча гражданнарны сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү буенча күп функцияле үзәк белгечләре өчен дәресләр үткәрде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.24 июльдән республикада сайлау вакытында урнашкан урын буенча сайлаучыларны исемлеккә кертү турында гаризалар кабул итү пунктлары эшли башлаячак.Гаризалар 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Аларны күп функцияле үзәк офисларында, теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә, «Дәүләт хезмәтләре» порталында бирергә мөмкин булачак. 28 августтан участок сайлау комиссияләрендә гаризалар кабул итү башлана.Моннан тыш, 5-7 сентябрь көннәрендә 14.00 сәгатькә кадәр шулай ук уңайлы участокта тавыш бирү өчен гариза рәсмиләштерергә мөмкин булачак, ләкин моны теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә генә эшләп булачак.