Казахстан Президентын сайлауда Касым-Жомарт Токаев җиңде

Казахстанны 30 елга якын җитәкләгән Нурсолтан Назарбаев 20 мартта Президент вазифасыннан китте.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев дәүләт башлыгын сайлауда 70,76 процент тавыш белән җиңде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Константин Петровка сылтама белән хәбәр итә.

«Касым-Жомарт Токаев 70,76 процент тавыш җыйды», - дип белдерде ул Үзәк сайлау комиссиясе утырышында.

  • Казахстанда Президентны чираттан тыш сайлаулар 9 июньдә узды. Президентны биш елга сайлап куялар. Сайлауда җиңү өчен кандидатка 50 проценттан артык тавыш җыярга кирәк.

Казахстанны 30 елга якын җитәкләгән Нурсолтан Назарбаев 20 мартта Президент вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Моңа кадәр парламент сенаты (югары палата) рәисе булган Токаев дәүләт башлыгы булды. Президентлыкка кандидатлар арасында барлыгы җиде кеше, шул исәптән Токаев та бар иде. Аны Назарбаев җитәкләгән Nur Otan партиясе кандидат итеп күрсәтте.