Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе закон статусына ия булды

Аның мөһимлеген Фәрит Мөхәммәтшин да искәртте

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында депутатлар ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы тарафыннан кертелгән "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында" 110-5 нче номерлы ТР закон проектын беренче укылышта кабул итте. Утырышта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Кытай Халык Республикасы парламенты делегациясе җитәкчесе – Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

Закон проекты "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" 2014 елның 28 июнендәге 172 нче номерлы ФЗ һәм "Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында" 2015 елның 16 мартындагы 12-ТРЗ нче номерлы ТР законы нигезендә әзерләнгән.

Стратегия проектына стратегик алымнар, дөньяви үсешнең глобаль тенденцияләре анализы, ТРны үстерү өстенлекләре һәм максатлары, максатларга ирешү күрсәткечләре, аны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре, финанс ресурсларына бәя, социаль-икътисади сәясәтнең өстенлекләре юнәлешләре һәм бурычлары, стратегияне гамәлгә ашыру механизмы, ТР дәүләт программалары исемлекләре һ.б. нигезләмәләр кертелгән.

ТР икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, стратегияне гамәлгә ашыру Татарстанның эчке тулаем продуктын 1,8 тапкыр арттырачак. Моның өчен, ул кеше капиталын формалаштыру һәм арттыру, аның үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру, кеше капиталына икътисад тарафыннан ихтыяҗ тудыра торган җәмгыять институтлары булдырырга кирәклеген ассызыклады. Министр сүзләренчә, югары үсеш кичерүче илләрдә беренче урынга кеше капиталы чыга, һәм әлеге стратегия дә шуңа басым ясый. "Кеше капиталын демографияне үстерү һәм белем бирүне арттыру нәтиҗәсендә генә туплап була", - дип саный ул.

Артем Здунов, шулай ук, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең дә мөһимлеген ассызыклады һәм стратегиядә милли белем бирүнең зур урын алып торуын белдерде. Моннан тыш, стратегиянең мәдәни тәрбия, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү кебек өлкәләргә юнәлдерелгән булуын да искәртте министр.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев стратегиядә агросәнәгатькә дә игътибар бирергә кирәклеген искәртте. "Агросәнәгатьтән башка "акыллы" икътисад була алмый. Иртән торгач, безнең иң беренче ашыйсыбыз килә бит", - диде ул. ТР икътисад министры исә, стратегиядә бу юнәлеш буенча да эш алып бару ниятләнүен белдерде.

"Социаль-икътисади үсеш стратегияне закон статусында без беренче тапкыр гына кабул итәбез. Шул рәвешле, без анда язылган һәр пунктның мөһимлеген ассызыклыйбыз", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.