Бу бик мөһим документ − Фәрит Мөхәммәтшин социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында

“2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында” закон проекты кабул ителде

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт советының 8 нче утырышында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында” 110-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты кабул ителде.

"Шундый озак вакытка исәпләнгән стратегияне кабул итү үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Бу документны гамәлгә ашыру бер дә җиңел түгел, һәм күп нәрсә безнең үзебездән торачак", - диде журналистлар белән очрашуда ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул мондый планны булдырмыйча гына, икътисадта нинди дә булса зур уңышларга ирешеп булмаячагын да ассызыклады. "ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән стратегиянең закон статусын алуын гамәлгә ашыру өчен, Хөкүмәт тарафыннан программа эшләнәчәк. Ул программада һәр юнәлештә барлык пунктлар да ачык язылган булырга тиеш, һәм ул берничә вакыт аралыгына бүленергә мөмкин", - дип белдерде Ф. Мөхәммәтшин. Ул, шулай ук, стратегияне муниципаль берәмлекләрдә дә файдалану кирәклеген искәртте.

"Бу – бик мөһим документ, һәм аның өстендә безгә бик күп һәм бик озак эшләргә туры киләчәк", - диде ул һәм көнбатыш илләрнең Россиягә карата булган санкцияләренең стратегиянең үтәлешенә комачау итәргә мөмкинлеген дә фараз кылды.

--