Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышы ачылды

Көн тәртибендә 53 мәсьәләне карау ниятләнә

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышы үз эшен башлап җибәрде. Утырыш эшендә катнашу өчен, барлыгы 85 депутат теркәлгән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта республика Хөкүмәте әгъзалары, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстанның Югары, Конституцион судлары рәисләре һәм башкаларның катнашуын билгеләп узды. Беренче сорауларны карый торган арада, соңрак сессия утырышына Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның, мәртәбәле кунак буларак, Кытай Халык Республикасы парламенты делегациясе җитәкчесе – Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзянның кушылуы көтелә.

Көн тәртибендә 53 мәсьәләне карау ниятләнә. Аларның 18е - ТР закон проектлары, 30 ы - федераль закон проектлары һәм закон инициативалары.

Утырышта ТР Президентын сайлау көнен игълан итү, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе һәм ягулык-энергетика комплексының 2030 нчы елга кадәр үсеш стратегиясе турында закон проекты буенча фикер алышу көтелә. Ике стратегия дә республика законнары статусына ия булачак, бу аларның мөһимлеген ассызыклый.

Беренче укылышка әзерләнгән 16 закон проектын кабул итү күздә тотыла. Шул исәптән, 2014 елда Татарстан бюджетын гамәлгә ашыру һәм Мәҗбүри медицина имминияте территориаль фонды бюджетын гамәлгә ашыру, Муниципаль хезмәт кодексына һәм административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү һ.б. закон проектлары бар.

Мәдәни байлыклар объектлары республика закон проектына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын икенче укылышта, ә Татарстанның Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын өченче укылышта кабул итү планлаштырыла.

Хөкүмәт сәгате кысаларында, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Халыкка социаль хезмәт күрсәтү хакында законның гамәлгә ашырылуы турында” доклады белән чыгыш ясаячак.

Утырышта, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.