Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты Рәисе ТР парламенты утырышында катнашты

Бу минитларда ТР парламентының 8 нче утырышы бара

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатларының 8 нче утырышында Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян һәм делегация вәкилләре катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге делегация Татарстанның икътисади үсеше, сәнәгате, тарихи һәм мәдәни мирасы һ.б. белән танышырга ниятли.

"Кытай халык Республикасы Россия Федерациясе белән инде күптәннән хезмәттәшлек итә. Әлеге хезмәттәшлекнең һәм стратегик мөнәсәбәтләрнең үсеше дә ачык күренә. Россия төбәкләрендә Кытай партнерлары белән үзара эшчәнлекне югары бәялиләр", - диде ТР парламенты җитәкчесе.

Ул, шулай ук, Кытай вәкилләренең Мәскәүнең Кызыл мәйданында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган парадта катнашуын да искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Кытайның тимер юл төзелеше, сәнәгать, табигый газ өлкәсендә тыгыз элемтәдә булуын да ассызыклады һәм Кытай белән төзелгән килешүләргә тукталып үтте.

ТР закон чыгару органы җитәкчесе сүзләренә караганда, ТР Дәүләт Советы Россиянең 33 төбәге парламенты белән тыгыз элемтәдә тора. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге делегациянең ТР парламентына килүенең киләчәктә элемтәләрне тагын да ныгытачагына ышанычын белдерде.

Чжан Дэцзян исә, Татарстанга беренче генә килүен һәм Казанның матурлыгына соклануын искәртте. Ул шулай ук, республиканың икътисади үсеше, җәмгыятьтәге гармония, тышкы элемтәләр ныгуы сизелүен дә ассызыклады. "Мин яшь вакытта ук сезнең калагыз һәм республикагыз хакында ишеткән идем һәм монда килергә күптән хыялландым. Шәһәрнең матурлыгын һәм табигатен үз күзләрем белән, ниһаять, килеп күрдем", - диде ул.

Чжан Дэцзян республикада сәнәгатьнең үсешенә басым ясап, Татарстанның үсеше, шундый дәрәҗәләргә ирешүе белән татарстанлыларны котлады.

"Соңгы елларда Кытай һәм Россия арасында булган мөнәсәбәтләр зур үсеш кичерә, - диде ул. - Төбәкара мөнәсәбәткә килгәндә, без Татарстан партнерлары белән берлектә, социаль базаны ныгыту өстендә эшләргә әзер."

Ахырдан парламентлар җитәкчеләре истәлек бүләкләре белән алмашты.