Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы була

Көн тәртибенә 53 мәсьәлә куелган

 (Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышы була. Көн тәртибендә 53 мәсьәлә карау ниятләнә. Аларның 18 е ТР закон проекты, 30 ы федераль закон проектлары һәм закон инициативалары.
бүген утырышта ТР Президентын сайлау көнен игълан итү, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади һәм ягулык-энергетика комплексының стратегик үсешләре мәсьәләләрен карау ниятләнә. Ике стратегия дә республика законнары статусына ия булачак, бу аларның мөһимлеген ассызыклый.
Беренче укылышка зәерләнгән 16 закон проектын кабул итү күздә тотыла. Шул исәптән, 2014 елда Татарстан бюджетын гамәлгә ашыру һәм Мәҗбүри медицина имминияте территорияаь фонды бюджетын гамәлгә ашыру, Муниципаль хезмәт кодексына һәм административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү һ.б. закон проектлары бар.
Мәдәни байлыклар объектлары республика закон проектына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын икенче укылышта, ә Татарстанның Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын өченче укылышта кабул итү планлаштырыла.
Утырышта мәртәбәле кунак буларак, Кытай Халык Республикасы парламенты делегациясе дә катнашачак. Делегацияне Бөтенкытай халык вәкилләре җыены даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян җитәкли.
Хөкүмәт сәгате кысаларында, ТР Министрлар Кабинетының “Халыкка социаль ярдәм күрсәтү хакында законның гамәлгә ашырылуы турында” доклады тыңланачак, диелә ТР закон чыгару органының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.