Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның төп үрнәкләрен тәкъдим итте

Мәскәүдә Россия көненә багышланган “Россия гражданнары һәм этнослары. Сайлаучыларның төп үрнәкләре” дигән тематик күргәзмә ачылды
(Мәскәү, 10 июнь, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). Бүген Мәскәүдә Россия көненә багышланган “Россия гражданнары һәм этнослары. Сайлаучыларның төп үрнәкләре” дигән тематик күргәзмә ачылды. Күргәзмәне Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе һәм Россия этнография музее (Санкт–Петербург) оештырды.
– Беренче тапкыр үзенчәлекле жанр буларак фоторәсемгә 1867 елның май аенда Мәскәү Манежында ачылган Этнография күргәзмәсендә җитди игътибар бирелә, – дип ассызыклады РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров, экспозицияне ачып.
– Әлеге күргәзмәдә Россия халыкларының мәдәнияте, тормыш–көнкүрешенә багышланган мең ярымга якын фоторәсем тәүге мәртәбә тамашачыларга тәкъдим ителә, – диде проектның җитәкчесе, Этнография музее директоры Владимир Грусман.
Дәүләт Думасы вице–спикеры Любовь Слиска күргәзмәне оештыручылар һәм анда катнашучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Аннары күргәзмә залы буйлап экскурсия оештырылды. 1867 елгы Этнография күргәзмәсендә урын алган сирәк фоторәсемнәрнең күчермәләре белән бергә, биредә Россия этнография музее тупланмасыннан XX йөз башына карагн фоторәсемнәр дә куелган. Анда Россиянең узган ике гасырдагы кабатланмас сәнгати образы чагылыш тапкан. Экспонатлар арасында Россиянең үзәк губернасы, Төньяк, Идел буе, Себер, Кавказ һәм Урта Азия халыкларының календарь, гаилә йолалары һәм бәйрәмнәре тасвирланган портретлар һәм көнкүреш сюжетлары бар.
Стендларның берсе Казан, Пенза, Түбән Новгород губерналары һәм Себердә яшәүче татар халкына багышланган. Фотосурәтләрдә бер гасыр элек Россия империясе территориясендә яшәгән ата–бабаларыбызның тормыш–көнкүреше, киемнәре, шөгыль һәм мавыгулары чагылыш тапкан. Стендларда шулай ук башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыкларның фотопортретлары да урын алган.