Россиядә янгын куркынычсызлыгын кабат бозган өчен штрафлар барлыкка киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин кичә законга кул куйды.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Гадәттән тыш югары, югары яки зур хәвеф-хәтәр категориясенә караган саклану объектларында янгын куркынычсызлыгын кабат бозган өчен Россиядә административ җаваплылык кертелде. Тиешле законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документта бу очракта гражданнарга — 3-4 мең сум, юридик затларга — 15-20 мең сум, юридик зат белеме булмаган эшмәкәрләргә 30-40 мең сум штраф салыначагы яки 30 тәүлеккә кадәр эшне административ туктатып торылачагы хакында хәбәр ителә.

Юридик затлар 200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак яки аларның эше 30 көнгә кадәр туктатыла.