Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Дәүләт Советы депутаты мандатын алды

12 мартта Татарстанда ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы узачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов Габделхәй Кәримовнең вафатыннан соң ТР Дәүләт Советы депутаты мандатын алды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе карарында шул хакта сүз бара.

«Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Илгизәр улы Зыятдиновны теркәргә. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының теркәлгән депутатына сайлануы турында таныклык тапшырырга», - диелә документ текстында.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Айрат Зыятдинов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар исемлегендә бердәм сайлау округы буенча «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән күрсәтелгән. Шунлыктан ул республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасыннан бушаган кәнәфине биләде.

12 мартта Татарстанда ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы узачак, анда «Бердәм Россия» партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьевның (ул кичә үз вәкаләтләрен өстеннән төшерү турында гариза язды) депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы мәсьәлә каралачак. Депутатлар Кондратьевның гаризасын канәгатьләндергән очракта, ТР Дәүләт Советында аның урынын Татарстанның элеккеге урман хуҗалыгы министры Валерий Власов алырга мөмкин.