Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында фикер алышу өчен Думага килде

Федераль Җыенның Түбән палатасы илнең Төп законына төзәтмәләр турында фикер алыша.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин депутатлар белән илнең Төп законына төзәтмәләр кертү турында фикер алышу өчен РФ Дәүләт Думасына килде. Үз чыгышында ул төзәтмәләрнең дәүләт суверенитетын ныгытуга юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте.

«Мөмкин булган үзгәрешләр турында киң фикер алышуны исәпкә алып, мин бик мөһим тәкъдимнәргә карата үз позициямне әйтергә кирәк дип санадым», — диде Путин.

РФ Президенты сүзләренчә, төзәтмәләр Россия суверенитетын, анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен ныгытуга, гражданнарның социаль гарантияләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Федераль Җыенның Түбән палатасы бүген илнең Төп законына төзәтмәләр турында фикер алыша. Аерым алганда, «Бердәм Россия» партиясеннән депутат Валентина Терешкова Дәүләт Думасының пленар утырышында Конституцияне үзгәртү белән бәйле рәвештә президент срокларын яңартырга тәкъдим итте. «Бердәм Россия» Дума фракциясе лидеры Сергей Неверов партия аның тәкъдимен хуплаячагын әйтте.