Путин Дәүләт Думасына вакытыннан алда сайлаулар үткәрү тәкъдимен хупламады

Россия Президенты Федераль Җыенның Түбән палатасында чыгыш ясады.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Әгәр дә россиялеләр РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хупласа, димәк, алар парламентның Түбән палатасының вәкаләтләрен киңәйтүне дә хуплаячак. Мондый шартларда вакытыннан алда сайлауларда ихтыяҗ юк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда әйтте.

«Әгәр Россия гражданнары Төп законга төзәтмәләр, шул исәптән РФ Президентының вәкаләтләренең бер өлешен Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына тапшыру өчен тавыш бирсә, мондый үзгәрешләр кабул ителгән төзәтмәләр басылып чыкканнан соң ук үз көченә керергә тиеш. Димәк, Дәүләт Думасы да кичекмәстән яңа киңәйтелгән вәкаләтләр алырга тиеш. Дәүләт Думасының гамәлдәге составының бу вәкаләтләрне кабул итү мөмкинлеге бармы дигән сорау туа. Минем карашка, әлбәттә. Моның өчен барлык юридик, легитим нигезләр дә бар», — диде дәүләт башлыгы.

РФ Президенты парламентның үз-үзен тарату хокукы Дәүләт Думасыныкы булуын әйтте. Әмма шул ук вакытта ул шәхсән мондый карарны кирәкле дип санамавын да өстәде. «Ахыр чиктә бу сезнең карар. Ләкин бу мәсьәлә буенча парламентта консенсус булмаса, ә рәис әйткәнчә, ул юк та икән, мин Дәүләт Думасына вакытыннан алда сайлауларда ихтыяҗ күрмим», — дип аңлатты ул.

«Әгәр гражданнар 22 апрельдә сайлау участокларына килеп, тавыш бирсәләр, димәк, алар Дәүләт Думасының яңа вәкаләтләрен раслаячак», дип өстәде Путин.

Бүген ЛДПР лидеры Владимир Жириновский һәм «Бердәм Россия» партиясеннән депутат Александр Карелин РФ Дәүләт Думасына вакытыннан алда сайлаулар уздыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.