Белгеч: Конституция суды РФ Президенты вазифасы статусын хокукый яктан шәрехләячәк

Дәүләт Думасы депутатлары президентлык срокларын чикләүне бетерү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне күтәрде.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). РФ Конституция суды илнең Төп законына төзәтмәләрне бәяляәчәк. Ул гамәлдәге Президентка дәүләт башлыгы сайлауларында яңадан катнашырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки президент вазифасы һәм аның статусы турындагы мәсьәлә «юридик табышмакны» хәтерләтә. Бу фикер белән ТР Дәүләт Советы депутаты, В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректорының беренче урынбасары Игорь Бикеев уртаклашты.

«Без „президент“ исеме калган, ә вәкаләтләре үзгәргән очракта билгеле бер „юридик табышмак“ белән очрашабыз. Бу очракта без кеше шул ук яки башка вазифаны билиячәк дип әйтә алабызмы? Бу сорауга Конституция суды җавап бирергә тиеш булачак», дип аңлатты Бикеев.

Һәрхәлдә, Конституциянең демократик нигезләре сакланачак һәм практикада гамәлгә ашырылачак, дип ышана белгеч.

Элегрәк Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларының президентларын срокларын чикләүне бетерү һәм бу вазифага яңадан сайланырга мөмкинлек бирү тәкъдимен бәяләде. «Бу вариант Конституция суды рәсми нәтиҗә бирсә, мондый төзәтмә Төп закон принципларына каршы килмәү шарты белән мөмкин булыр иде», — диде ул.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы Дәүләт Думасына вакытыннан алда сайлаулар кирәклеге турында үз фикерен белдерде.