Азәрбайҗан парламентына беренче тапкыр хатын-кыз рәис итеп сайланды

Сәхибә Али кызы Гафарова өчен 116 депутат тавыш бирде.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Бүген алтынчы чакырылыш Милли мәҗлесе (парламенты) беренче утырышында Сәхибә Али кызы Гафарованы парламент рәисе итеп сайлады. Аның кандидатурасы «Ени Азәрбайҗан» («Яңа Азәрбайҗан») идарәче партиясе тарафыннан тәкъдим ителде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Бу партия вәкилләре 9 февральдә узган чираттан тыш сайлауларда закон чыгару органына 125 мандатның җитмешен яулады.

Гафарова өчен 116 депутат тавыш бирде. Бәйсезлек елларында беренче тапкыр ил парламентын хатын-кыз җитәкләде.

Элегрәк Гафарова дүртенче һәм бишенче чакырылышта Милли Мәҗлес депутаты итеп сайланды. Европа Советының Парламент ассамблеясендә Азәрбайҗан делегациясе составына кергән иде.