РФ Дәүләт Думасы депутатлары өчен язгы сессия башлана

“Безне һәрвакыттагыча зур эшләр көтә”, - ди спикер Борис Грызлов

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә Дәүләт Думасы депутатлары язгы сессия кысаларында эшли башлый. “Безне һәрвакыттагыча зур эшләр көтә. Сессия башында гына да Думаның якынча эш программасына 550 закон проекты кертелгән. Шуларның 90 га якыны комитетлар тарафыннан өстенлекле проектлар дип билгеләнде. Ә портфельдә барлыгы 1650 закон проекты исәпләнә”, -ди спикер Борис Грызлов.
“2010 елга нәтиҗәләр ясап, Россия Президенты парламентның, аерым алганда, Президентның 2009 елга Юлламасы нигезләмәләрен үтәү буенча яхшы эшчәнлеген билгеләп узды. Депутатлар Президентның күптән түгел 2010 елгы Юлламасында яңгыраткан идеяләрне гамәлгә ашыру юллары хакында фикерләшүгә кереште. Җирле дәрәҗәдә сайлауларны пропорцияле яки катнаш система буенча уздыру инициативасы шуларның берсе. Гомумән алганда, Юллама социаль характерда, ә аның төп темалары –демография, гаилә тәрбиясе кыйммәтләре, балалар хокукларын яклау. Депутатлар бу юнәлештә күп эшләде. Ләкин без ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмаячакбыз, эш дәвам итәчәк”, -ди Грызлов.
Дәүләт Думасының 2010 елда узган ахыргы утырышында депутатлар Стратегик һөҗүм итү коралларын алга таба кыскарту һәм чикләү чаралары хакындагы Шартнамәне ратификацияләү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде. Гыйнварда узачак беренче утырышларда парламентарийлар әлеге документны ратификацияләү юнәлешендә эшне дәвам итәчәк. “Полиция турында”гы федераль закон проектын икенче укылышта карау да гыйнварга планлыштырылган.
Россия предприятиеләрендә инновацияле эшчәнлек үсешен законнар белән тәэмин итү дә депутатларның игътибар үзәгендә булачак. Сүз, беренче чиратта, салым ташламалары бирүгә кагыла. Дума рәисе белдерүенчә, язын шуңа кагылышлы берничә закон проекты кабул ителәчәк.
“2011 ел - бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларының соңгы эш елы һәм алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак ел да. Сайлау алды кәефе, популизм сыйфатлы закон чыгару эшенә комачаулык итмәсен өчен барысы да эшләнәчәген ышандырам”, -ди Грызлов.