420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Актаныш технология техникумы директоры Илшат Габделхәев Татарстанның Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе булды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муниципаль берәмлек советы үзенең утырышында шул хактагы карарны бертавыштан кабул итте.
Район Башкарма комитетын 2018 елның октябреннән бирле җитәкләгән Илфак Бариев 2019 елның август ахырында үз теләге белән әлеге вазифадан китте. Октябрь аеннан ул Тукай районы башлыгының инвестицион проектларны үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшли.