Парламент тыңлауларының чираттагысы киләсе ел бюджетына багышланачак

Мәгълүм булганча, алдагы өч елга бюджет планы белән танышу өчен закон проекты парламентка узган атнада тапшырылды.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 10 октябрь көнне сәгать 10.00 дә Татарстан Дәүләт Советының кече залында парламент тыңлаулары узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика закон чыгару органының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент тыңлаулары республиканың 2018 ел һәм 2019-2020 план өлешенә бюджет планына багышланачак.

Мәгълүм булганча, алдагы өч елга бюджет планы белән танышу өчен закон проекты парламентка узган атнада тапшырылды. Аны һәр комитет утырышында карап чыгачаклар.

26 октябрь көнне исә Дәүләт Советының 33 нче утырышы булыр дип планлаштырыла. Анда 13ләп мәсьәлә каралачак. Төп мәсьәлә, билгеле булганча, бюджетка кагылышлы закон проекты булыр дип күздә тотыла.