Минтимер Шәймиев: Татарстан Президенты җаваплы, тәҗрибәле кеше булырга тиеш

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе республика җитәкчесе ия булырга тиешле сыйфатлар турында сөйләде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты халык хуплавына һәм югары профессиональ сыйфатларга ия булырга тиеш. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шундый фикерен әйтте.

«Тиздән 13 сентябрьдә, республикабыз Президентын сайлау булачак. Һәр сайлаучы сорау бирә: Безнең булачак Президентыбыз нинди булырга тиеш? Аңарда нинди сыйфатлар булу мөһим? Язмышны хәл итә торган сорау. Минемчә, ул халык хуплавына ия булырга, җаваплы, эш җаен белә торган тәҗрибәле кеше булырга тиеш. Барлык хакимият структураларының җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булырга тиеш», — диде Минтимер Шәймиев. Аның мөрәҗәгатенең видеоязмасы бүген «Татар-информ» агентлыгының Youtube-каналында чыкты.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, хәзерге җитәкче Рөстәм Миңнеханов командасы татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәкле барлык төп юнәлешләрне колачлый алды.

«Президентның социаль программалары күп балалы һәм яшь гаиләләргә, өлкәннәргә һәм аз керемлеләргә ярдәм итүгә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, авыл клублары төзүгә кагыла. Алар халыкны сыйфатлы торак белән тәэмин итүгә, беренчел медицина звеносын үстерүгә, спорт корылмалары челтәрләрен киңәйтүгә, су саклау зоналарын, шәһәр паркларын һәм ишегалларын төзекләндерүгә, шулай ук башка мөһим өлкәләргә кагыла», — дип аңлатты Минтимер Шәймиев.

Ул республика хакимиятенең игътибар үзәгендә мәгариф, яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру торуын искәртте. Татарстанда күптелле белем бирү комплекслары төзү программасы бу юнәлештә ышанычлы перспектива булып тора.

«Без илдә беренчеләрдән булып җәмгыятебезнең рухиятен торгызу белән шөгыльләндек. Бу — җитлегү билгесе, ул тарихи һәм мәдәни мирасны торгызу гына түгел, ә Татарстанда яшәүче һәр халыкның федераль закон кысаларында үз традицияләрен, туган телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен кирәкле шартларга ия булуын чагылдыра», — ди искәртте Минтимер Шәймиев.