news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Конституция буенча тавыш бирү илдә Covid-19 авырулар санының артуына китермәде

РФ Президенты РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгына демократик процедураларны югары дәрәҗәдә тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү илдә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының артуына китермәде. Табиблар авырулар санының кимүен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашуда шул турыда әйтте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, тавыш бирү процессы техник күзлектән һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәү җәһәтеннән бик яхшы оештырылган.

«Сайлау комиссияләре әгъзалары арасында да эпидемия белән бәйле күренешләр булмады. 1 июльдәге бу чаралардан соң белгечләр дә, табиблар да авырулар үсеше юклыгын, әле киресенчә, кимү дәвам итүен әйтте», - ди.

Владимир Путин Памфиловага һәм сайлау комиссияләре хезмәткәрләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Демократик процедураларны тәэмин итүгә килгәндә, бу да иң югары дәрәҗәдә башкарылды һәм сезгә моның өчен дә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Путин.

РФ Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 25 июльдән 1 июльгә кадәр барды. Беркетмәләрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәләре буенча төзәтмәләрне россиялеләрнең 77,92 проценты хуплаган, 21,27 проценты каршы тавыш биргән. Килүчеләр нәтиҗәсе сайлаучыларның 67,97 процентын тәшкил итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100