news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Чернышенко Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко очрашуы Татарстан Хөкүмәт Йортында үтте.

Миңнеханов һәм Чернышенко Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты
https://president.tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Чернышенко төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре, башка актуаль темалар турында фикер алыштылар», — диелә хәбәрдә.

Россия вице-премьеры Михаил Мишустин Татарстан башкаласында эшлекле сәфәрдә, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100