news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Төзәтмәләр буенча эшне федераль парламент белән синхронизацияләү мөһим

Конституциягә төзәтмәләрне гамәлдәге законнарда теркәү өчен йөзләгән законны анализларга һәм кабул итәргә кирәк булачак, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин: Төзәтмәләр буенча эшне федераль парламент белән синхронизацияләү мөһим
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләрне гамәлдәге законнарда теркәү өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге закон чыгаручылар эшен синхронизацияләү мөһим. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия закон чыгаручылар Советы Президиумының видеоэлемтә режимындагы чираттан тыш утырышында шул турыда белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алда бик зур эш күләме тора. Гражданнар тарафыннан РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау ил Президентына, федераль һәм төбәк хакимият органнарына ышаныч зур булуын тагын бер кат дәлилли. Россия халыкларының үз ихтыярын белдерүенә нигезләнеп, без законнарга тиз арада үзгәрешләр кертә алабыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы, конституцион төзәтмәләрне гамәлдәге законнарда теркәү өчен йөзләгән законны анализларга һәм кабул итәргә кирәк булачагын искәртте. «Шуңа күрә хәзер алга таба багланышлар механизмын билгеләү мөһим. Без әлеге әһәмиятле эшкә әзер», - диде ул.

Республикада хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитеты эшли, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. «Уйлавымча, без әлеге комитет составын көчәйтәчәкбез, җәмәгатьчелек, прокуратура вәкилләрен кертәчәкбез һәм көн саен гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча эшләячәкбез», – дип белдерде ул.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко «төзәтмәләр әзерләгәндә төбәкләрнең тавышы тулысынча ишетелде һәм хәзер ил гражданнары тарафыннан кабул ителгән үзгәрешләрне законнар белән тәэмин итәргә кирәк», - диде.

«Төп законны яңартуны гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив хокукый актларны эшләү һәм кабул итүдә төгәл, системалы хезмәттәшлек кирәк. Аның өчен без Федераль Җыен һәм субъектлар закон чыгару органнарының «киңәйтелгән парламентын» төзи алабыз һәм төзергә тиешбез», – диде Матвиенко.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин законнарны Конституциягә яраклаштыру эше башланды, дип өстәде.

Законнарга төзәтмәләр кертү эшен Закон чыгаручылар Советы Президиумы координацияләчәк. Ул шулай ук федераль парламентка кергән закон проектлары буенча барлык тәкъдимнәрне дә гомумиләштерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100