news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы үзара салым механизмын киңәйтү турындагы закон проектын хуплады

Татарстан Дәүләт Советы инициативасы белән әзерләнгән документ беренче укылышта кабул ителде.

Дәүләт Думасы үзара салым механизмын киңәйтү турындагы закон проектын хуплады

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасы үзара салым механизмын киңәйтү турында закон проектын беренче укылышта хуплады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Татарстаннан парламент депутаты Илдар Гыйльметдинов раслады.

«Беренче укылыш булды, әйе, көзгә калдырдылар. Хәзер закон проекты төбәкләргә китәчәк, алар үз тәкъдимнәрен икенче укылышка әзерләячәкләр. Һәм көзге сессиядә ул икенче һәм ахыргы укылышта кабул ителер дип өметләнәм», — диде Гыйльметдинов.

Элек үзара салым турындагы референдум узган дип танылсын өчен, килүчеләр саны 50 процент һәм аннан да күбрәк булырга тиеш иде. Бу зур бистә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен киртә булды.

Закон проекты нигезендә әлеге территориядә яшәүче кимендә 10 кеше инициативасы булганда үзара салым буенча референдум үткәрелергә мөмкин.

«Әлегә төрле вариантлар бар, әмма соңыннан без берсендә тукталырбыз, мөгаен. Бу төзелә торган торак комплекс территориясе, күп фатирлы йорт территориясе, территориаль иҗтимагый үзидарә территориясе, сайлау участогы территориясе булырга мөмкин. Икенче укылышка без төгәл билгеләячәкбез», - дип аңлатты Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты.

Моңа кадәр Илдар Гыйльметдинов үзара салым механизмының өстенлекләрен һәм гражданнар республикадан алынган акчаларны нәрсәгә тота  алачакларын аңлаткан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100