АКШ ның Россиядәге илчесе 2013 елгы Универсиада турында: “Бу Казан өчен уңышлы реклама”

Майкл Макфол “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский сорауларына җавап бирде

  (Казан, 9 июль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). АКШның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Майкл Макфол XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ачылышын “хисләндерерлек” дип белдерде. Кичә ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский сорауларына җавап биреп, 2013 елгы Универсиада ачылышы тантанасыннан, шулай ук Казанга визитыннан алган хис-кичершләре белән уртаклашты.
“Уеннар ачылышы хисләндерерлек булды. Мин хатыным һәм улларым белән күзәттем”, - диде дипломат һәм Универсиада спорт программасы кысаларында АКШ җыелма командалары катнашында баскетбол һәм су полосын ярышларын каравын белдерде. Моннан тыш, илче Америка спортчыларының нинди шартларда яшәвен карау өчен Универсиада авылында булган.
“Барысы да искиткеч. Мин Казанда 4 нче тапкыр. Беренче тапкыр 1993 елда булдым. Ә соңгы тапкыр Хиллари Клинтон ханым белән 3 ел элек килгән идек. Бүген мин Америка спорт каналы журналистлары белән аралыштым. Алар элек Америкада Казан турында беркем дә белми иде, ә хәзер беләләр диделәр. Универсиада Казанга реклама ясарга ярдәм итә. Хәзер биредә төрле делегацияләр, дипломатлар, төрле корпорация вәкилләре күп. Бу Казан өчен уңышлы реклама дип саныйм”, - дип билгеләп үтте Майкл Макфол.