Төркия президенты: Илебез зур үзгәртеп корулар алдында тора

16 апрельдә Төркиядә Конституция референдумы уздырылачак.
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). 16 апрельдә уздырылачак Конституция референдумы уңаеннан  Истанбулның Йеникапы районында митинг булды. Бу хакта “Анадолу” яза.“Зур Истанбул митингы"ның катнашучылары алдында Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм премьер Бинали Йылдырым чыгыш ясады.Дәүләт башлыгы, гражданнарны референдумда актив катнашырга чакырды һәм Төркиянең чагыштырмача кыска вакыт эчендә сизелерлек казанышларга ия булуын билгеләде."Төркиянең әһәмиятен киметеп күрсәткән кешеләр үз хатасын таныды. Хәттә Көнбатышта Төркиянең уңышларын "тыныч революция" дип атый башладылар. Дошманнар булып торуга карамастан, Төркия үз юлын дәвам иттерә, - дип белдерде Эрдоган.Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Төркия яңа зур үзгәртеп корулар бусагасында тора. "Без илебез лидерларының хыялы булган әйберләрне чынга ашыра алачакбыз ", - дип белдерде Эрдоган.Президент Эрдоган Төркиядә яңадан үлем җәзасын кайтару ихтималын булуы хакында үз фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, 16 апрельдә референдумда Конституциягә төзәтмәләр кертү мөмкин булса, илдә иң югары җәза чарасы торгызылачак."Әгәр Төркия парламенты мондый документны расласа, мин, ике дә уйлап тормастан, аны кабул итәм. Куллары кан белән буялган кешеләрне гафу итәргә хакыбыз юк ", - дип ассызыклады Президент митингта.Төркия премьеры Бинали Йылдырым үз чыгышында "Төркияне,  Беренче Бөтендөнья сугышындагы кебек, кабат тезләндерергә, аерым көчләр өчен  файдалы булган юлга юнәлтергә телиләр" дигән фикерен җиткерде.Премьер билгеләп үткәнчә,  Төркия хакимиятен дошманнардан янаган куркынычтан саклап, тиешле җавап кайтарырга халыкның ныклыгы һәм бердәмлеге ярдәм итте. "Без демократияне якладык. Террорчы оешмалар белән катгый көрәш дәвам итәчәк", - дип ассызыклады Йылдырым.