Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидларның чиреге генә эшли

2020 елга хезмәт яшендәге инвалидларның яртысы эшли алырлык шартлар тудырмакчылар.
(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Россиядә ел башына хезмәткә яраклы яшьтә булган 3,7 миллион инвалид барлыгы мәгълүм. Әмма аларның чиреге генә эшли. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында җиткерде, дип яза ТАСС."1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, илдә хезмәткә яраклы яшьтә 3 миллион 700 мең инвалид бар. Бу барлык инвалидларның 30 проценты. Шулардан чиреге, ягъни 1 миллион чамасы инвалид кына эшли. Күпләр эшләргә теләр иде, һәм шуңа омтылырга да кирәк. 2020 елга хезмәткә яраклы яшьтә булганнарның кимендә яртысы үзенә кулай булган эш табарлык шартлар тудырырга кирәк", – дигән Медведев.