Казан авиазаводында яңа бомбардировщик төзелә башлаячак

ПАК ДА беренче очышын 6-7 елдан соң башкарырга мөмкин.
(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Горбунов исемендәге Казан авиация заводы алдагы айларда ерак авиациянең перспективалы авиакомплексының тәҗрибә үрнәкләрен төзи башлаячак. Бу хакта Интерфакс авиация тармагы чыганагына сылтама белән хәбәр итә."Казан авиазаводына конструкторлык документларын тапшыру төгәлләнә, төзелеш якындагы айларда башланачак", — дип сөйләде чыганак.Россия Оборона министрлыгы 2009елгы бомбардировщик-ракетоносчы булдыруда эшли, ә ПАК ДА беренче очышын 2025-2026 елларда башкарырга мөмкин.Бомбардировщик стелс-технологияләрне кулланачак һәм ерак авиация самолетларының бөтен линиясен югары төгәллекле зур арсенал чаралары хисабына алмаштырачак.