М.Заһидуллов В.Путинның Казан җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

"Бердәм Россия" партиясе рәисе Владимир Путинның Казанда җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе ачылган көннән башлап, 450дән артык мөрәҗәгать килгән.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Марат Заһидуллов "Бердәм Россия" партиясе рәисе Владимир Путинның Казанда җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Беренче булып Авиатөзелеш районыннан биш бала анасы (иреннән аерылган) килде. Бу гаилә 15 ел 37 кв.метр мәйданлы тулай торак бүлмәсендә яши. Ул торак шартларын яхшырту үтенече белән 2005 елдан бирле мөрәҗәгать итә. Күп балалы ана Казанның моторлар төзү берләшмәсендә урам себерүче булып эшли, алимент һәм соцпакет ала, әмма, аның сүзләренчә, бу акчалар социаль ипотека программасында катнашу өчен җитәрлек түгел. Марат Заһидуллов бу вәзгыятьне җентекләп тикшерергә һәм катлаулы тормыш шартларында калган гаиләгә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Икенче мөрәҗәгать пенсионер хатын-кыздан кабул ителде, ул Казанның бер телефон компаниясе белән дәгъвалаша. Ул, принципиаль рәвештә, күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен акча алырга ярамый, дип бара. Башта таләп ителгән акча 434 сум булган, аннары әлеге сумма 2500 сумга кадәр арткан. Пенсионерның телефонын өзгәннәр, ә аннары бөтенләй сүтеп алганнар. Марат Заһидуллов башка элемтә операторыннан телефон тоташтырырга тәкъдим итсә дә, пенсионер суд эшләрендә ахыргача барып, телефонны куйдыртырга һәм үз хокукларын якларга теләк белдерде. Шуңа күрә, РФ Дәүләт Думасы депутаты судка иск төзегәндә һәм биргәндә белемле юристларның ярдәме күрсәтеләчәк, дип вәгъдә итте.
Марат Заһидуллов гражданнарны кабул иткәннән соң, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Владимир Путинның Казандагы җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә нинди сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итүләре хакында сөйләде.
“Гражданнарның мөрәҗәгатьләре сораулар сыйфаты һәм эчтәлеге буенча мин Казан башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән вакыттан бирле үзгәрмәгән. Халык күбрәк капиталь ремонт, юллар, чүп-чар җыю, ягъни теләсә кайсы шәһәрлене борчыган көнкүреш һәм социаль проблемалар белән мөрәҗәгать итә”, - дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта мөрәҗәгатьләрнең иң күп өлеше капиталь ремонт үткәрү белән бәйле мәсьәләләрдән гыйбарәт. Быел капиталь ремонтка моңарчы күрелмәгән акча – 4 миллиард сум бүлеп бирелде. Казанда 2008 елда 1500 торак йортны ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 465 йортта капиталь ремонт, 1096сында агымдагы ремонт эшләре башкарылачак.
“Гомер буе югары җитәкчеләр һәм гади гражданнар арасында зур упкын булды. Владимир Путинның җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләре халык зарларын хакимиятнең бөтен тармакларына да ирештерерлек “корал” булып тора. Мин моны уңай тәҗрибә дип саныйм, үз гомеремдә мондый механизмның оештырылуын һәм нәтиҗәле эшләвен белмим”, - дип ассызыклады Марат Заһидуллов.
Аның сүзләренчә, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Владимир Путинның җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәләре булу гражданнарга партия җитәкчесе һәм партиянең позициясен җиткерү, проблемаларны югары дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге бирә. Ягъни, "Бердәм Россия" илнең иҗтимагый тормышындагы урынны һәм Владимир Путинның партия җитәкчесе һәм Россия Хөкүмәте җитәкчесе вазифасында үтәгән роле күп кенә социаль проблемаларны хәл итүдә җитди этәргеч булып тора.
Искә төшереп үтәбез, 3 сентябрьдә Казан үзәгендә - Ирек мәйданында А.Н. Туполев исемендәге КДТУ бинасында җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсен ачу тантанасында партиянең төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы президиумы секретаре урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесенең РФ Дәүләт Думасында беренче урынбасары Владимир Пехтин катнашты. Кабул итү бүлмәсе эшли башлаганнан бирле анда 450дән артык казанлы һәм татарстанлы мөрәҗәгать иткән.
Җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе базасында РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатларының ирекле берләшүеннән оешкан депутат үзәге ачылды. Мондый берләшмәне оештыруның максаты – республика халкының бик мөһим проблемаларын бергә хәл итү, закон чыгару эшчәнлеге һәм депутатлар ягыннан башкарма хакимият органнары тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатен үтәүне контрольдә тоту. Депутатлар үзәге сайлаучыларга тиз һәм квалификацияле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булып тора. Моннан тыш, гражданнар квалификацияле юристлар хезмәтеннән бушлай файдалана ала.