Андрей Кондратьев блогер-күзәтүчеләр белән очрашты

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы иҗтимагый фикер лидерларына Татарстан Президентын сайлаулар ничек узачагы турында сөйләде.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев республика блогерлары белән очрашты, алар ТР Президенты һәм җирле совет депутатларын сайлауларда мобиль күзәтүчеләр булачак.

Әңгәмә барышында Кондратьев сайлауларның нинди шартларда узачагы турында сөйләде.

«Бүген истәлекле көн, тавыш бирү башланганчы ике көн калды, бу Татарстан Республикасы өчен иң җаваплы һәм мөһим сайлау кампаниясе», — дип искәртте Кондратьев.

Ул «мобиль сайлау» программасы буенча тавыш бирү өчен гаризалар бирү төгәлләнә, дип өстәде.

Моннан тыш, ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы блогерларга тавыш бирүчеләрне дә, сайлау комиссияләре әгъзаларын да яклау өчен коронавирустан саклану чаралары турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан блогерлары ТР Президенты һәм җирле совет депутатларын сайлауларда мобиль күзәтүчеләр булачак.