Мөфти: Изге Мөхәррәм аенда Татарстан халкы Дәүләт Советы депутатларын сайлый

Сайлаулар тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам, дип яза Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлауда катнашты. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте. 

"Бүген, изге Мөхәррәм аеның 9-нчы көнендә, Татарстан халкы республиканың Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам", - дип яза мөфти.