Лениногорск районында көн уртасына сайлаучыларның 49 проценты тавыш биргән

Сайлауларда күзәтүчеләр эшли, хокук бозулар теркәлмәгән.
(Лениногорск, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Бүген Татарстанның Лениногорск районында сәгать көндезге 12гә шәһәрдә – 34,5 процент, районда 49 процент кеше сайлауларда катнашкан. Шәһәрдә – 16 мең ярым кеше, районда 8 мең кеше үз тавышын биргән. 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.Шәһәр һәм район сайлау участокларында актив тавыш бирү бара. Лениногорск шәһәренә янәшә генә урнашкан Тимәш авыл җирлегендә ике сайлау участогы эшли. Участок сайлау комиссиясе рәисе Наилә Зиннурова әйтүенчә, 1836нчы номерлы участокта 856 тавыш бирүче теркәлгән."Сайлау участоклары иртәнге 7дә эшен башлады. Безнең участокта, гадәттә, төшкә кадәр халык бик актив тавыш бирә. Беренче тапкыр сайлаучыларга бүләкләр әзерләдек. Андыйлар бу участокта 14 кеше. Менә икесе  тавыш бирергә килде", – ди Наилә ханым.Гражданлык бурычларын үтәргә килүче егетләр: Айдар Хәмидуллин һәм Марат Заһиров иде. Алар икесе дә Лениногорск нефть техникумында өченче курста укый. Егетләр әйтүенчә, киләчәгебез яхшы, якты булсын дип сайлауларга килгәннәр."Киләчәк яшьләр кулында диләр бит олылар. Яшьләрнең дә үз фикере бар. Безнең тавыш та мөһим роль уйный. Тавыш биргәч, үзебездә башка төрле хисләр кичерәбез. Кирәкле кеше, диеп әйтимме соң?" – ди Айдар.Сайлау участогында егетләргә шоколад, блокнот, ручка тапшырдылар. Сайлауларда күзәтүчеләр эшли, хокук бозулар теркәлмәгән.