Ләйлә Фазлыева: Әгәр дә ышанмыйсың икән кил дә - тавыш бир

ТР Премьер-министры урынбасары сайлауларның нәтиҗәләренә ышанмаучыларны тавыш бирергә чакырды.
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын сайлауларга барырга һәм гражданлык позициясен күрсәтергә өндәде. Бу хакта ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшли торган мәгълүмат үзәгендә фикерен җиткерде. Журналистлар урынбасарга: “Сайлауларга барудан мәгънә юк, анда инде барысы да сайланылган, диючеләргә ни дияр идегез?”, дигән сорау бирде. “Чынлыкта без сайлыйбыз: ышаныргамы, ышанмаскамы, катнашыргамы, юкмы. Әгәр дә ышанмыйсың икән кил дә - тавыш бир. Синең бюллетенеңне берәү дә тартып алмый. Син үзеңнең гражданлык җаваплылыгыңны күрсәт”, - дип җавап бирде Ләйлә Фазлыева сайлауларга барырга өндәп.