Апас районында көн уртасына сайлаучыларның 72,7 проценты тавыш биреп киткән

Районның Чирмешән, Ишеево, Әлмәндәр, Олы Болгаер, Кызыл Тау җирлеге сайлаучылары - иң активлар рәтендә.
(Апас, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Татарстанның Апас районы Территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, бүген көндезге сәгать 12гә районда сайлаучыларның 72,7 проценты тавыш биргән. Чирмешән, Ишеево, Әлмәндәр, Олы Болгаер, Кызыл Тау җирлеге сайлаучылары - иң активлар рәтендә. 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.Апасның 880нче номерлы сайлау участогында күргәзмәләр дә эшли. Апас урта мәктәбендә урнашкан участокта сайлаулар һәр елдагыча зур оешканлык белән бара. Күргәзмәләрдә мәктәп бакчасында үскән көзге муллыкны да, укучыларның кул эшләрен дә креп була. Бина эчендә исә һәркемне елмаеп, чәй эчәргә чакырып торалар.Гаиләләре белән килүчеләр күп иде. Мисал өчен, Рәмис һәм Тәнзилә Солтановлар, Бәдретдин һәм Мөсфирә Заһировлар да матур үрнәк күрсәтте."Бәйрәмгә килгән кебек килдек. Күргәзмәләр белән таныштык. Укучыларның кул эшләрен карап, осталыкларына сокландык. Көнебез матур башланды", – диде Мөсфирә ханым.Мәктәптә укучылар көче белән матур концерт та куела.