news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында Россия көнен бәйрәм итү датасын 1 июльгә күчерү идеясен бәяләделәр

Бу мәсьәлә буенча җәмәгатьчелек фикерен дә белергә кирәк, дип саныйлар.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты әгъзасы Даниил Бессарабов белдергәнчә, Россия көнен 12 июньнән 1 июльгә күчерү идеясе мантыйкка туры килә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, 1 июль хәзерге һәм киләчәк Россия өчен тарихи дата булып тора. Аның фикеренчә, бу көн бәйрәмнәр календарена кертелергә лаек.

«Тик бүгенге көндә аны Россия көне итеп эшләү зарурлыгы юк», - дип аңлатты Бессарабов «Мәскәү 24» белән әңгәмәдә.

Ул бу мәсьәлә буенча җәмгыять фикерен дә белергә кирәк, диде. «Аларның фикере монда беренчел булыр иде», — дип нәтиҗә ясады депутат.

Элегрәк Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы һәм илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец Россия көнен 12 июньнән 1 июльгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Ул Россия Президенты Владимир Путинга тиешле мөрәҗәгать юллады. Аның сүзләренә караганда, дәүләт бәйрәме 12 июньдә билгеләп үтелә, әмма күпләрдә бу дата Советлар Союзы таркалуга бәйле ассоциацияләрне тудыра.

Россиядә 25 июньнән 1 июльгә кадәр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү узды. Тавыш бирүдә катнашу 67,97 процент тәшкил иткән. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, үзгәрешләр кертү өчен кешеләрнең 77,92 проценты тавыш биргән, ә каршы тавыш бирүчеләр 21,27 процент булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100