“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проекты беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде

Разил Вәлиев ТР законына үзгәрешләр кертүнең сәбәпләрен аңлатты

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 121-5 нче номерлы Татарстан Республикасы закон проекты депутатлар тарафыннан хупланып, беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Әлеге мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. “Дәүләт Советына безнең комитет тарафыннан тәкъдим ителгән “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты, әлеге Законны Россия Федерациясе законы белән тәңгәлләштерү максатыннан, эшләнде.

Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нормаларына туры китерү максатыннан чыгып, агымдагы елның апрелендә “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” һәм “Коммерциягә карамаган оешмалар турында” Федераль законнарга үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр дини оешмаларны төзү мәсьәләсен, аларның хокукый хәлен һәм эшчәнлеген тәртипкә сала; дини оешмага керүче затлар арасындагы мөнәсәбәтләргә ачыклык өсти; хөкем ителгән кешеләрнең вөҗдан иреген һәм дин тоту мөмкинлеген тәэмин кылуга юнәлтелгән нормаларны камилләштерә. Шуңа бәйле рәвештә, безгә “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертергә кирәк”, - дип бәян итте Разил Вәлиев.

Комитет рәисе белдергәнчә, закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Президент Аппараты, Прокуратура, Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсе, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы тарафыннан каралган, аңа карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр булмаган. Лингвистик экспертиза бәяләмәсе дә уңай.

Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 нчы маддәсенең 6 нчы пункты нигезендә, депутатлардан әлеге закон проектын беренче укылышта һәм, икенче укылышка күчеп тормыйча, өченче укылышта кабул итүләрен сорады. Докладчының бу тәкъдимен парламентарийлар хуплады.