Сәрия Сабурская янә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле булып сайланды

Рөстәм Миңнеханов Сабурскаяның үз вазифаларын яхшы башкаруын ассызыклады

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Сәрия Сабурская янә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вазифасына сайланды. Депутатлар моңа бертавыштан тавыш бирде.

Искәртеп узабыз: бүген, 8 нче июльдә, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтленең вәкаләтләре тәмамланган иде. Закон нигезендә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле кандидатурасын ТР Президенты күрсәтмәсе буенча парламент раслап куя.

Әлеге мәсьәлә буенча утырышта ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин чыгыш ясады. “Сәрия Сабурскаяның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле институты эшчәнлеген оештыру буенча казанышлары бик яхшы билгеле. Аның тормыш тәҗрибәсе һәм югары профессиональлеге республика гражданнарының хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча алдагы эшчәнлеге өчен файдалы булачак”, - диде ул.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сәрия Сабурскаяның кеше хокукларын тәэмин итү юнәлешендәге вазифаларны бик яхшы башкаруын ассызыклап узды. Ул аңа “Халык контроле” проектын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр йөкләнгәнен дә искәртеп: “Бу система булмаса, халыкны борчыган “тар” урыннарны белмәс идек. Хәзер мөрәҗәгатьләрнең, мәсьәләләрнең 70 процентка якын өлеше хәл ителеп килә”, - дип Р. Миңнеханов Сәрия Сабурскаяга башкарган эше өчен рәхмәтен җиткерде һәм аның халык арасында абруе зур булуына басым ясады.

Сәрия Сабурская үз эшен намус белән башкарачагы турында рус һәм татар телләрендә ант итеп, янә үз вәкаләтләренә кереште.