ТР парламентарийлары Казан шәһәре Думасы закон инициативасын хуплады

Бүген IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы дәвам итә
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы үтте. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Парламентарийлар Казан шәһәре Думасының “ТР Административ хокук бозулар туындагы кодексның 8.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” һәм “Казан шәһәре муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмә төзергә хокуклы вазифаи затлар исемлеген билгеләү буенча ТР дәүләт вәкаләтләре бирү турындагы” закон инициативаларын карады.
Казан шәһәре Думасы рәисе урынбасары Людмила Андреева белдерүенчә, бу закон проекты Казан шәһәре Думасы тарафыннан административ җаваплылыкка тарту механизмын камилләштерү максатыннан кертелә.
Татарстан парламентарийлары бу закон проектын беренче укылышта кабул итте.