Радий Хәбиров җиңел генә бирешмәс кебек

Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов үз хакимияте идарәсе башлыгын эшеннән бушату турында фәрман чыгарды
(Уфа, 8 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов үз хакимияте идарәсе башлыгын эшеннән бушату турында фәрман чыгарды.
Ул фәрманга бирелгән аерым бер аңлатмада, Радий Хәбировның төрле мутлыклары, хилаф эшләре санап кителә һәм аның вазыйфасын явыз ниятләрдә, шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануы ассызыклана.
Шул ук вакытта әлеге көндә Радий Хәбировның кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Алай да аның адвокаты Юрий Наумов сүзләренчә, Радий Хәбиров, үзен канунсыз рәвештә эштән алынуына һәм төрлечә яла ягуларга бәйле, мәхкәмәгә мөрәҗәгатьләр юллаган. Шуларның икесе бүген Уфадагы Киров районы мәхкәмәсендә карала. Бер мәхкәмә утырышында Р. Хәбировның Мортаза Рәхимовка карата шикаяте, икенчесендә “Уфимские ведомости” газетында чыккан язмага бәйле шул басмага каршы шикаять тикшерелә.
Әлеге хәлләрдә Башкортстан югары җитәкчелеге Радий Хәбиров хакында киң җәмәгатьчелеккә көн саен яңадан-яңа мәгълүматлар таратуын дәвам итә.
Мәсәлән, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Башкортстан Юлдаш телевидениесенә биргән озын гына әңгәмәсендә Радий Хәбировның кырын эшләре турында бик тәмләп сөйләде.
“Мортаза Рәхимов республикада коррупциягә каршы аяусыз сугыш игълан итте. Хәтта Радий Хәбиров кебек югары дәрәҗәле түрәләр дә гадел хөкемнән котыла алмаячак. Мортаза Рәхимов башлаган эшен азагына җиткерәчәк”, – дигән фикерләрен әйтте республика парламенты җитәкчесе.
Шуннан соң Константин Толкачев Радий Хәбировның кайбер кырын гамәлләрен тәфсилләп санап китте. Аеруча президент хакимияте башлыгының Уфада һәм башка төбәкләрдә, шул исәптән чит илләрдә дә фатирлары булуы хакында мәгълүматлар бирде Толкачев әфәнде. Шул ук мәгълүматлар бер атна элек “Уфимские ведомости” дигән газетада да бәян ителгән иде. Аларны сүзгә-сүз дигәндәй кабатлап чыкты парламент спикеры Константин Толкачев.
Башкортстан парламенты рәисе сүзләренчә, президент хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров үзен генә исәпсез-сансыз фатирлар белән тәэмин итеп калмаган, ә якын кешеләренә дә фатирларны уңга-сулга тараткан. Алай гына да түгел, Уфа үзәгендә төзелгән элиталы яңа йортлардан офис бүлмәләрен өләшү юнәлешендә дә күп тырышкан икән Радий Хәбиров.
Шушы әңгәмәдәге әйтелгәннәр яла ягу дип, Р. Хәбиров Константин Толкачевны да мәхкәмәгә биргән. Әле бу эш буенча мәхкәмә утырышы кайчан үтәчәге мәгълүм түгел.
Президент Мортаза Рәхимовның Радий Хәбировны вакытлыча эшеннән бушатып тору турында фәрманы чыкканчы ук, президент хакимияте башлыгын Мәскәүгә тагын да дәрәҗәлерәк вазыйфага эшкә чакыралар икән, дигән хәбәрләр таралган иде. Хәтта Радий Хәбировка нинди вазыйфа тәкъдим итүе турында да язып чыккан иде кайбер мәгълүмат чаралары. Россия президенты хакимиятендәге бер идарәнең рәисе урынбасары булачак иде Радий Хәбиров ул фаразларга караганда. Әмма бу имеш-мимешләрнең дә дөреслеккә туры килүенә шик белдерде Константин Толкачев.
Шулай итеп, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Контстантин Толкачев сүзләренчә, Башкортстанның югары хакимиятләре Радий Хәбировның Мәскәүгә эшкә чакырылуы турында бихәбәр булып чыга.
Радий Хәбировның вакытлыча эшеннән алынуы турында июнь азагында беренче хәбәрләр таралгач та, киң җәмәгатьчелек моны югары хакимият даирәләрендәге чираттагы театр, бер уен дип кенә кабул иткән иде. Әмма соңгы көннәрдәге вакыйгалар Радий Хәбировка ныклап каныгуларын раслый. Элекке президент хакимияте идарәсе башлыгының Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында югары җитәкчеләр тарафыннан да каты тәнкыйтьләнүе әлеге хәлләрнең бик җитди булуын һәм Радий Хәбировның язмышы аянычлы булачагына ишарә кебек. Кайбер хокук белгечләре аңа хәтта төрмә җәзасы да янарга мөмкин дип белдерә.
Ләкин күп кенә кешене бер сорау кызыксындыра. Радий Хәбировның кырын эшләрен ни өчен моңа кадәр күрмәгәннәр дә, ни өчен аның җилкәсеннән иртәрәк алмаганнар соң? Моңа үз фикерен болай белдерә Башкортстан оппозициясе вәкилләре - Радий Хәбиров моңа кадәр хакимиятләргә яраган һәм шуңа күрә аның хилафлыкларына күз йомып караганнар. Ә инде хәзер ярамый башлагач, аны папкада җыелып килгән компроматлар белән батырырга карар ителгән. Эш бары шунда гына. Әлеге көрәштә кем-кемне җиңәчәге тиз көннәрдә үк ачыкланыр дип көтелә.
Монда тагын бер нәрсә аптырашта калдыра. Әле Радий Хәбировның милкен тикшерү тәмамланмастан ук һәм мәхкәмә карары чыгарылмаган килеш Радий Хәбировка төрле гаепләр тагыла. Бу исә Россия Конституциясенең 49 маддәсен бозу булып тора.