ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы медиатармак үсеше перспективалары мәсьәләсе каралды

2015-2019 елларга муниципаль һәм төбәк телетапшыруын саклау һәм үстерү концепциясе тәкъдим ителде

 (Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Аны әлеге комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Нурия Беломоина һ.б катнашты.

Төп сорау буларак, Татарстан Республикасы телетапшыру һәм медиатармак үсеше перспективалары мәсьәләсе каралды. Бу хакта Нурия Беломоина чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 февраленә Татарстан территориясендә рәсми рәвештә теркәлгән 73 телеканал эшләп килә. Аларның 48е үз продукциясен, ягъни тапшыруларын эшләп чыгара, дип сөйләде ул. Социологик тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада яшәүчеләрнең 74 проценты телевидие хезмәтеннән файдалана. Моннан 2 ел элек кенә бу сан 80 процент тәшкил иткән. Кулланучыларның саны кимү Интернет челтәренең популярлашуы белән аңлатыла, дип тәгаенләде Нурия Беломоина. Шуңа да карамастан, бүген телевидение дә бирешми: республика телекомпанияләре көн саен 90нан артык мәгълүмати телетапшыру, атна саен төрле темаларны яктырткан ике дәүләт телендә 200ләп телетапшыру эфирга чыгара. Тамашачы өчен “көрәшеп”, телеканаллар үзләренең сайтларын да үстерә.

“Татмедиа” агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары сүзләренә караганда, “2009-2015 елларга РФдә телерадиотапшыруны үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында республикада 2 мультиплекс гамәлдә: беренче һәм икенче (җирле телекомпанияләр әлеге мультиплексларга кертелмәгән). Төбәк телеканалларын өченче һәм дүртенче мультиплексларга кертү планлаштырылган. Әмма, ни кызганыч, әлегә аларны эшләтеп җибәрү билгесез срокка кичектерелгән. “Шуңа күрә бүген бушлай эфир мультиплексына кертелмәгән кечкенә, бигрәк тә кеше саны аз булган район үзәкләрендә урнашкан телекомпанияләр язмышы билгесез”, – дип билгеләп узды чыгыш ясаучы. Агымдагы елның 10 мартында республикада 2015-2019 елларга муниципаль һәм төбәк телетапшырларуын саклау һәм үстерү концепциясе кабул ителгән. Аны тормышка ашыруның нәтиҗәсе буларак, 2019 елның 1 гыйнварына Татарстан территориясендә федераль, төбәк һәм муниципаль телеканалларының сыйфатлы телевизион тапшыруы белән тәэмин ителеш 95 проценттан ким булмаячагы планлаштырыла. Моның өчен, әлбәттә, өстәмә матди чыгымнар таләп ителәчәк, диде Нурия Беломоина.

Бүген республикада өй хуҗалыкларының 10 проценты иярченле телетапшыру хезмәтләреннән файдалана. Нигездә, бу шәһәрдә һәм авылда үз йортлары белән яшәүче һәм аналоглы эфир телевидениесе сыйфатыннан яки составыннан канәгать булмаган хәлле кешеләр, дип сөйләде Нурия Беломоина. Эфир телерадиотапшыру белән исә татарстанлыларның 99,8 проценты тәэмин ителгән. Әмма, кулланучыларны, еш кына сигналның сыйфаты һәм программалар составы канәгатьләндерми, дип билгеләп узды ул. Республикада йорт хуҗалыкларының 86 проценты беренче мультиплекстагы цифрлы телевидениедән, 72 проценты исә икенче мультиплекстагысыннан файдалана. Кабельле телевидениегә хуҗалыкларның 45 проценты тоташкан.

Чыгыш ясаучы билгеләп узганча, хәзерге вакытта телеканалларның төп яшәү чыгынагы ул – реклама. Былтыр Россиянең Реклама турындагы законына кертелгән үзгәрешләр телевидениегә дә кагылды. Яңа закон кабельле телевидениедә рекламаны тыйды. Әмма, ТР Дәүләт Советы депутатлары инициативасы белән, РФ Дәүләт Думасына законга үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгать җибәрелде. Ул исәпкә алынды һәм үзгәрешләр кертелде: хәзер телеканал 75 процент милли тапшырулар трансляцияләсә, реклама урнаштырып, аннан файда күрә ала. Бу, үз чиратында, җирле телеканалларга яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек бирә, дип сөйләде ул.

Нурия Беломоина ТР Хөкүмәтенең республика телекомпанияләренә даими ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. Татарстанның әйдәп баручы телеканалларына дәүләт субсидиясе бүлеп бирелә, шулай алар социаль яктан әһәмиятле темаларны яктырту буенча 8 мең сәгать дәүләт заказын үти, диде ул.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов хәзерге вакытта халыкны цифрлы телевидение белән тәэмин итү мәсьәләсенең ачык булып кала бирүен ассызыклап, Татарстанда бу төр телетапшыруның өченче мультиплексын гамәлгә кую зарурияте турында әйтте. “Федераль үзәк белән эшләү тәҗрибәсе хәл итеп булмый торган мәсьәләләрнең булмавын күрсәтә. Без бу мультиплексны коммерциягә корылган партнерлык юлы белән эшләтү буенча үз тәкъдимнәребезне кертербез”, – диде ул һәм мәсьәләнең көн кадагыннан алынырга тиеш түгеллеген билгеләп узды.

Разил Вәлиев та чыгыш ясаучыларның фикерләрен хуплап, бу юнәлештәге эшчәнлекнең дәвам иттереләчәге турында әйтте. Ул бу тармактагы тагын бер проблемага игътибар юнәлтте. “Бүген Татарстандагы телеканаллар үз эшләрен башкара, максатларына ирешергә тырыша. Әмма аларның һәммәсенең дә диярлек бер кимчелеге бар: аларда милли мәсьәләгә тиешенчә игътибар бирелми”, - диде ул. Разил Вәлиев фикеренчә, әгәр дә без милли республикада яшибез һәм Конституциядә ике дәүләт теле сафта диелгән икән, бу телевидение тарафыннан да үтәлергә тиеш. Әлбәттә, ике телдә дә эшләп килүче телеканаллар бар, әмма хәтта кайбер район телевидениеләрендә дә татарча тапшырулар эфирга чыкмый.

“Телевидение – халыкка бик нык тәэсир итә торган матбугат чарасы: ул үзенең киләчәген дә аннан карап чамалый, бүгенгесенә дә бәя бирә һәм аның үзенең туган телендә мәгълүмат алырга, тапшырулар карарга тулы хокукы бар. Бу – закон таләбе дә, халык ихтыяҗы да. Шуңа бу мәсьәләне безгә ТР парламенты һәм республика дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк.” – диде ул.