Татарстан эш бирүчеләре мигрантларга квоталар арттыруны сорый

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында мәсьәләнең нечкәлеклеәре турында сүз булды

 (Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының Рафис Борһанов рәислегендә утырышы узды. Анда “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТРның 89-5 нче номерлы закон проекты, “Транспорт куркынычсызлыгы турында” Федераль законның 11 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” 715839-6 нчы номерлы федераль закон проекты һ.б. хакында сөйләштеләр.

Миграция процессларын җайга салуда хокукларны файдалану хакында сөйләгәндә, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова узган ел ТР территориясендә 180 меңнән артык мигрант теркәлгән булуын хәбәр итте. 2015 елның гыйнвар аенда Татарстанда теркәлү узган мигрантлар саны 448 меңнән артып киткән. Аларга дәүләт тарафыннан эшкә урнашырга 10,8 мең урынга квота бирелгән. Әмма эш бирүчеләр бу санны якынча 2,8 меңгә арттыруны соравын да искәртте министр урынбасары.

Утырышта шулай ук “Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль гаконга үзгәрешләр кертү турында”гы 727963-6 нчы номерлы федераль закон проекты хакында да сүз булды. Комитет рәисе урынбасары Марат Галиев сүзләренчә, әлеге законга кертелгән үзгәрешләр автомобиль юлларында тәртип урнаштыру һәм дәүләт күзәтчелеге буенча контрольны субъектлар үзләре башкаруга китерәчәк.