Коммунистлар фракциясе лидеры Татарстан Президенты белән булган очрашу нәтиҗәләрен шәрехләде

Хафиз Миргалимов тәүге тапкыр оештырылган бу очрашуны файдалы һәм нәтиҗәле узды дип саный

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советындагы һәм РФ Дәүләт Думасындагы КПРФ фракцияләре вәкилләре белән очрашты. Татарстан парламентында коммунистлар фракциясен җитәкләүче Хафиз Миргалимов бу очрашуны файдалы һәм нәтиҗәле узды дип саный. Ул очрашудан алган тәэсирләрен бүген журналистларга Дәүләт Советында үткән матбугат очрашуында җиткерде. “Бу хәтта гадәти булмаган очрашу дияр идем. Баштарак ул 30-40 минутка планлаштырылган булса, сөйләшү 2 сәгать 20 минутка сузылды”, - ди фракция җитәкчесе.
Хафиз Миргалимов мондый очрашуның тәүге тапкыр оештырылуына басым ясап, моны илдә сәяси вазгыять беркадәр үзгәрү шартларында, ил, республика хакимиятенең оппозиция белән конструктив сөйләшүгә игътибар бирә башлавы нәтиҗәсе дип атады. “Татарстан Президенты белән очрашкач, без моңа тагын бер кат инандык”, - ди ул. “Без барыбыз да нәтиҗә булдыру, халыкның яшәү сыйфатын күтәрү, республика үсеше өчен эшлибез. Хәзер безнең фракция утырышларында министрлык-ведомство башлыкларының, җаваплы җитәкчеләрнең катнашуы бу хезмәттәшлекнең мөмкин икәнен ачык дәлилли”, - ди фракция җитәкчесе. Аның фикеренчә, бу очрашу киләчәктә дә республика парламентында тәкъдим ителгән партияләр белән очрашуларга башлангыч бирергә тиеш.
Конструктив сөйләшүдә республика тормышына кагылышлы мөһим сәяси, икътисади, социаль мәсьәләләр күтәрелгән. Аерым алганда, коммунистлар халык белән даими аралашу барышында күтәрелгән актуаль мәсьәләләрне - торак-коммуналь өлкә, авыл хуҗалыгы, республикада социаль торак төзелеше, “Мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү, дини экстремизмга каршы көрәш, студентларга ташламалы юл йөрү билетлары булдыру, Казандагы хәрби госпитальне саклап калу, яшь белгечләрне социаль шартлар тудырып икътисад тармакларында ныгытып калдыру, алда торган сайлаулар кампанисе белән бәйле һ.б. проблемаларны күтәргән. Ленинның Казандагы музей-йортын реконструкцияләүгә зур ярдәм күрсәткән өчен ТР Президентына рәхмәт тә белдергән.
Хафиз Миргалимов Татарстан Президенты белән очрашуда шәхсән үзе күпчелекне тәшкил иткән “Бердәм Россия”нең генә түгел, парламетта тәкъдим ителгән башка фракцияләрнең дә вице-спикер вазифасы алу мәсьәләсен күтәргән. РФ Дәүләт Думасында, шулай ук кайбер төбәк парламентларында бу тәҗрибә инде кулланыла. Коммунистлар партиясенең бу чакырылышта Татарстан парламентына үткән ике партиянең берсе булуын күздә тотыптыр инде очрашудан соң кайбер басмалар Миргалимов үзенә вице-спикер постын сораган, дип язып та чыккан иде. Коммунистлар фракциясе лидеры моның белән һич килешергә теләми. “Бу вазифаны сорап алмыйлар, аңа партиянең дәрәҗәсенә, эшчәнлегенә, абруена карап сайлыйлар. Без бу мәсьәләне коммунистлар партиясе мәнфәгатьләрен күздә тотып кына күтәрмәдек. Ул киләчәкне күздә тотып җиткерелгән фикер. Киләсе чакырылыш парламентына кайбер башка партияләр дә узар дип уйлыйм”, -ди ул. Аның аңлатуынча, парламентка узган партия вәкилләренә тигез мөмкинелекләр тудыру аларның хокукларын киңәйтергә ярдәм итәчәк. Татарстан алга таба бу тәҗрибәне кулланырга уйлый икән, депутатлар ТР Конституциясенә шуңа кагылышлы үзгәрешләр кертергә тиеш була. Хафиз Миргалимов Дәүләт Советының киләсе чакырылышында бу мәсьәлә каралыр, дип уйлый.