Д.Медведев элеккегечә А.Сердюковны нәтиҗәле оборона министры, дип саный

Аның “Оборонсервис” эшенә катнашы тикшерү тарафыннан расланырга тиеш

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Анатолий Сердюков Россия оборона министры буларак нәтиҗәле эшләде, дип белдерде бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев турыдан-туры эфирда, «Первый канал”, ВГТРК, “России-1”, “НТВ” һәм “Дождь” телеканалы журналистлары сорауларына җавап биргәндә.

“Аның барында армиядә үзгәрешләр башланды, көтеп алынган һәм бик катлаулылар. Без хәрби хезмәт итүченең социаль статусын үзгәртә алдык. Аларга 2006 нчы елда түләнгән хезмәт хакы белән 2012 нче елныкын чагыштырырлык түгел. Торак мәсьәләсе бервакытта да чишелмәде, хәтта совет чорында да. Офицерлар гаринизоннан гарнизонга йөрде. Хәзер бу программа бар, һәм ул тормышка ашырылган, һәм ул ахырына кадәр эшләп бетерелергә тиеш”, - диде ул.

Моның белән бергә Дмитрий Медведев әйтүенчә, бу барысы да элеккеге министр А.Сердюковның эшчәнлегендә хаталар булмады дигән сүз түгел.

“Оборонсервис” тирәсендәге тавышка килгәндә, болар барысы да тикшерү тарафыннан билгеләнелергә, җентекләп анализланылырга һәм судка тапшырылырга тиеш”, - дип өстәде ул.