Чирмешән башлыгы медиа-нәтиҗәлелек буенча рейтингта иң ахыргы урында калган

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы Иван Гущин, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев та рейтинг азагында.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы Иван Гущин һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев 2019 елның өченче кварталында Татарстанның иң медиа-нәтиҗәсез идарәчеләре дип табылган. «Промрейтинг» аналитика агентлыгы тикшеренүендә шул хакта хәбәр ителә.«Төрле характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән тискәре фон район җитәкчелегенең әлеге хәбәрләргә реакциясе булмау аркасында көчәйде. Район халкы белән кире элемтә, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар Дәүләтшинның рейтингтагы позициясен яхшы якка үзгәртә алыр иде. Әмма социаль челтәрләрдә дә, гаммәви мәгълүмат чараларында да, мессенджерларда да мондый хәл күзәтелмәде», диелә хәбәрдә.Мондый хәбәрләр арасында пакет эченә салынган яңа туган сабый табылу, 13 яшьлек кызны көчләү һәм Чирмешәннең җинаятьчелек арткан районнар арасына керүе билгеләп үтелгән.Аналитиклар Иван Гущинның рейтингы түбән булуны Татарстандагы берничә тарихи объект һәм территорияләр тирәсендәге күпсанлы тискәре вакыйгалар, социаль челтәрләр һәм мессенджерларда комитет эшчәнлеген тәнкыйтьләүгә карата тиешле җаваплар булмавы белән аңлаткан.Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, Александр Груничев командасы да гаммәви мәгълүмат чаралары һәм мессенджерларда оттыра. Тискәре хәбәрләр арасында Казандагы автотранспорт предприятиеләренең автобуста йөрү бәясен 40 сумга кадәр күтәрү турындагы мөрәҗәгате, коммуналь хезмәтләрнең 3 процентка диярлек артуы һ.б. билгеләп үтелгән.Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов та рейтингның аутсайдерлары арасына кергән.