Бертуган Метшиннар Татарстанның иң медиа-нәтиҗәле идарәчеләр өчлегенә керде

Аналитиклар Илсур Метшинның рейтингта югары баскычка күтәрелүен гаммәви мәгълүмат чараларында мэрга кагылышлы уңай хәбәрләрнең артуы белән аңлата.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин 2019 елның өченче кварталында иң медиа-нәтиҗәле идарәчеләр дип табылды. «Промрейтинг» аналитик агентлыгы тикшеренүендә шул хакта хәбәр ителә.Икенче кварталда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин рейтингның лидеры дип табылган иде. Аналитиклар Илсур Метшинның әлеге рейтингта югары баскычка күтәрелүен гаммәви мәгълүмат чараларында, федераль басмаларда чыкканнарын да кертеп, мэрга кагылышлы уңай хәбәрләрнең артуы, шулай ук мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдә шәһәр башлыгына адресланган тискәре хәбәрләрнең кимүе белән аңлата.Илдус Нәфыйков исә барлык мәйданчыкларда да игътибарга лаеклы тискәре хәбәрләр булмау нәтиҗәсендә рейтингның икенче баскычында урнашкан.Лидерлар төркеменә шулай ук ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та кергән.